ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр  итүенчә,    19 октябрьдә   Санкт-Петербургта  «Хасанский» дәүләт   универсаль  базарында  авыл  хуҗалыгы  залы  бинасында  гадәттәге  көзге  “Уңыш  - 2019” бәйрәме  узачак һәм  шунда  “Татар  йорты”  үз  ишекләрен ачачак. 


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Хәзерге  вакытта  Россиядә  эчке һәм тышкы  базарларга  чыгару  максатында  якланган “яшел  продукция” брендын  булдыру  буенча  эш  алып  барыла.   Үз продукциясенең  һәм аны  җитештерүнең  тиешле  таләпләргә  туры  килүен  раслаучы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре   төргәктә  бердәм  үрнәктәге махсус тамга  кую  хокукын  алачаклар.

12 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров эш сәфәре  белән  Бөгелмә  районында булды һәм «ЭкоНива» агрохолдингы генераль директоры   Штефан Дюрр  белән  очрашты.  


12
октябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан мелиораторлары  эшенә Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  югары  бәя  бирелде.  Алар  “Алтын  көз -2019 “ 21 нче  бөтенроссия  агросәнәгать күргәзмәсендә  төрле  дәрәҗәдәге  биш  медаль  алдылар.  

12 октябрьдә Мәскәүдә “Алтын  көз - 2019” агросәнәгать   күргәзмәсе  эше  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы нәсел  һәм  товар  терлекчелеге  өлкәсендәге  казанышлары  өчен  алтын  бүләк  алды. Шулай  ук  татар  атлары  да  аерым  бүләкләргә  ия  булдылар.    Ике  кола  айгыр да алтын  бүләк  алдылар.  

Бүген Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде.    Мәйданчыкларда  шулай  ук  авыл  кешеләренә дә,  шәһәр  кешеләренә ошый  торган    автолавкалар да  бар  иде. 


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

10 октябрьдә Мәскәүдә Халыкара  агросәнәгать форумы  кысаларында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  төп  сәхнәсендә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы агросәнәгать комплексы  үсешен сыйфатлы  мәгълүмати  тәэмин  итү  өчен  бүләк алды.   

9 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Мәскәүдә Халыкара  агросәнәгать форумы һәм “Алтын көз – 2019” күргәзмәсе  кысаларында  берничә  эшлекле  очрашу  уздырды.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров авылда,  кырларда,  фермаларда һәм эшкәртү  предприятиеләрендә  армый-талмый  эшләүче барлык  кешеләрне бәйрәм  белән  котлады.      «Сезнең авыр һәм бик  тә  мөһим   хезмәтегез нәтиҗәсендә  Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүендә  тотрыклы  үсеш күзәтелә һәм сезнең  фидакарь  хезмәтегез  республика иминлегенең  һәм  аның  үсешенең  нигезен  тәшкил  итә», - дип, ул  авыл  хуҗалыгы  хезмәтчәннәренә  мөрәҗәгать  итте.  

Татарстан  Республикасы  Президенты  сүзләре  буенча,   республиканың  агросәнәгать комплексы – икътисадның динамикалы  үсештә  булган   һәм   актив  рәвештә инвестицияләр  җәлеп  итүче секторы.  «Татарстанда    уннарча  терлекчелек  объектлары,  ашлык  амбарлары, элеваторлар,    теплица     комплекслары  төзү  һәм  аларны    модернизацияләү  дәвам  итә.    быел гына  да  бу  проектларга   15 млрд. сум  күләмендә   инвестицияләр  җәлеп  ителде», – дип  ассызыклады  ул. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International