Түбән Кама районының авыл җирлекләрендә гражданнар, шәхси хуҗалыклар тотучылар һәм фермерлар белән җирлекләр башлыклары, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе бегечләре, “Түбән Кама” кулланучылар кооперативы әгъзалары катнашында ачыктан-ачык сөйләшү рәвешендә күчмә очрашулар уздыру практикага кертелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узган.
Яңа ел алдыннан ай буена сәүдә мәйданчыгын арендалау бәясе бары тик 1 сум гына була, ә ветеринария контроле түләүсез башкарыла.
Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга, өйдә утырган килеш, Татарстан фермерларының үзләреннән сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеген бирә. Сатып алучы шулай ук продукциягә бәяләрне чагыштыра, уңышлырак тәкъдимнәр эзли, сатып алынган продукция турында, башка сатып алучыларга да ярдәм итәрлек, авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең абруен күтәрерлек итеп яисә башка теләкләр белән, үз фикерен әйтә ала.
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген JFR Co. Ltd (Япония) һәм Syngen Biotech компанияләре җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узды. Анда JFR Co. Ltd компаниясен гамәлгә куючы, аның төп башкарма директоры Хироши Миязаки, директор по развитию JFR Co. Ltd компаниясен үстерү буенча директор Нобумитсу Акай, JFR Co. Ltd компаниясенең Россиядәге иярчен компаниясенең башкарма директоры Руслан Наумов һәм башкалар бар иде.
Татарстанның Мамадыш районында “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексында иң алдынгы яңалыкларның берсе буларак, һәр сыерның бозаулый торган вакытын сәгатенә кадәр төгәл күрсәтеп, ветеринар телефонына хәбәр җибәрә торган уникаль система керттеләр.
Казанда һәм республиканың зур шәһәрләрендә генә түгел, ә кечкенә шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Менделеевск районында да авыл хуҗалыгы ярминкәләренең кызган чагы.
Узган атнада авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона штаблары башланды. Аларның беренчесе Баулы районында узды, анда Татарстанның тугыз районыннан авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмаларының баш инженерлары һәм җитәкчеләре катнашты.
Бүген Казанда иртәнге 6.00 сәгатьтән авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Урамдагы салкын һава да шәһәр халкын куркытмады. Халыкның күпчелеге өчен шимбә көнне ярминкәләргә йөрү гаилә традициясенә әверелде, ә кайберләре инде Яңа елга һәм башка гаилә бәйрәмнәренә әзерләнәләр, бәйрәм өстәленә күркә, каз, үрдәк сатып алалар. Ярминкәләр мондый продукциягә бай була. 15 сәүдә мәйданчыгында ит, балык, май, бал, казылыклар, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, җиләк-җимеш, шикәр комы, ярмалар, он, авыл каймагы сатып алырга мөмкин иде – болар барысы үзебездә җитештерелгән һәм арзанрак бәяләрдән.