«Казан» агросәнәгать паркы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү акциясен башлады

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Яңа  ел алдыннан  ай  буена  сәүдә  мәйданчыгын  арендалау  бәясе  бары  тик  1 сум гына була, ә ветеринария  контроле  түләүсез  башкарыла. 

«Әлеге  маркетинг чарасы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре, шулай  ук  сатып  алучылар  өчен  дә  файдалы,  ул  комплекста  республика  продукциясенең  ассортиментын  арттыруга  һәм  Казан  халкы  өчен  яңа  фермерларның  исемнәрен  ачуга  юнәлдерелә.    Яңа  ел  алдыннан  ашамлык  базары товарларга  бай  була.  Әмма  еш  кына  авыл  хуҗалыгы  продукциясен мөстәкыйль  рәвештә  үзе    җитештерүче  һәм эшкәртүче    икътисадый  һәм мантыйкый  чыгымнар  аркасында  базарга  чыга  алмый.  Бу  бигрәк  тә  республиканың ерак районнарына  кагыла.   Быел  декабрьдә  без   аренда  түләвен алудан  баш тарттык һәм республика  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  сәүдә базарын  киңәйтергә  мөмкинлек  бирдек», — дип  аңлатты акциянең  аслын  “Казан” агросәнәгать паркы” АҖ   генераль директоры   Олег Власов.

 Акция  шартлары  буенча,  комплекска хәзерге  вакытта  “Казан” агросәнәгать паркына  килеп  йөрми  торган   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре генә  чакырыла.     Акциядә  катнашырга теләүчеләр көннән-көн арта,  әмма комплексның  мөмкинлекләре  аркасында   урыннар   чикле.   Акция  шартлары  белән  җентеклерәк  итеп  Агросәнәгать паркы  сайтында  танышырга  мөмкин.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  үз продукциясен  шимбә көнне  уза  торган  гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрендә   һәм Электрон ярминкә мәйданчыгында   сата алуларын  искәртә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International