Түбән Кама районында авыл халкы белән ачыктан-ачык сөйләшүләр рәвешендә очрашулар уздыралар

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районының авыл  җирлекләрендә  гражданнар, шәхси хуҗалыклар  тотучылар һәм фермерлар  белән  җирлекләр  башлыклары,  районның Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе, ветеринария  хезмәте, Җир һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре  идарәсе бегечләре, “Түбән Кама” кулланучылар  кооперативы  әгъзалары катнашында  ачыктан-ачык  сөйләшү  рәвешендә   күчмә  очрашулар  уздыру  практикага  кертелде.  

“Ачыктан-ачык  сөйләшү”  форматында  эшләүнең инициаторы булып Түбән Кама районының Башкарма комитеты  чыкты.  Очрашулар  барышында   районда  халыкның  эшлекле  активлыгын  арттыру чаралары каралды һәм  мондый  рәвешле  очрашуларны  даими  уздырырга  дигән карар кабул  ителде, чөнки  мондый  очрашулар  мөһим мәсьәләләрне хәл  итүдә  фермерларга  оператив  ярдәм  итү  өчен  нәтиҗәле  мәйданчык  булуын  күрсәтте.  

Бүген, 5 декабрьдә, эшкуарлык  эшчәнлеге  белән  шөгыльләнергә һәм  авылда  үз эшен  ачарга  теләүчеләр  белән шундый  очрашулар    Макаровка һәм  Түбән Уратма авыл  җирлекләрендә уза.  Ә Түбән Кама районының  Шәңгәлче, Кызыл Чапчак, Каенлы, Сосновка, Елантау, Майская  Горка, Ширәмәт, Иске Чишмә авыл  җирлекләрендә   ачыктан-ачык сөйләшү очрашулары  узды  инде.     Фермерлар КФХга  һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  ярдәм  итү  буенча  актив рәвештә сораулар  бирделәр  һәм  эш барышында  килеп  чыга  торган  мәсьәләләрне  хәл  итүне сорап  мөрәҗәгать  иттеләр, аерым  алганда,  бу  сораулар  төзелеш  өчен  җир  кишәрлекләре  бүлеп  бирүгә кагылышлы  иде.     

Алдагы  атнада  ачык  сөйләшүләрне  Түбән Кама районының  Афанас, Кармалы, Сухрау  һәм Прости авыл  җирлекләрендә  уздыру  планлаштырыла.   Очрашуда  катнашырга  теләүче    фермерлар  һәм  гражданнар  график белән  таныша һәм күрсәтелгән  телефоннар аша  мөрәҗәгать итә  алалар.    

Татарстан  Республикасы Түбән Кама муниципаль районы авыл  җирлекләрендә  ачыктан-ачык сөйләшүләр  уздыру  графиклары:

Афанас  АҖ - 09.12.2019 ел; телефон 8(8555)44-41-54; авыл  клубы

Кармалы АҖ - 10.12.2019 ел; телефон 8(8555)33-38-30; авыл клубы

Сухрау  АҖ - 12.12.2019 ел; телефон 8(8555)44-11-39; авыл  клубы

Прости АҖ - 11.12.2019 ел; телефон 8(8555)44-98-35; авыл  клубы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International