ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды, ул Татарстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсында катнашуына багышланган иде.

Районнарда кыр эшләре төгәлләнүгә бәйле рәвештә,   бер-бер артлы   уңыш бәйрәмнәре уза, аларда республика халкын көн саен кирәкле икмәк, яшелчә, сөт, ит һәм башка продукция белән тәэмин итүчеләрне котлыйлар.


22
ноябрь, 2020 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк брендларының «Россия тәмнәре» беренче илкүләм конкурсына «Татар икмәге»н номинацияләде. Аны Зеленодольск икмәк комбинатында пешерәләр.


21
ноябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6дан Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Көннең салкынча булуы шәһәрлеләрне ярминкәгә барудан туктатып кала алмады. Күпләр өчен шимбә көнне ярминкәгә бару күркәм традициягә әверелде. Күп кенә сатып алучылар Яңа елга һәм башка гаилә тантаналарына әзерләнә, бәйрәм табынына күркә, каз һәм үрдәкләр сатып ала. Ярминкәләр мондый продукциягә бай. 15 сәүдә мәйданчыгында шулай ук ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, шикәр комы, он, авыл каймагын сатып алырга мөмкин иде – алар барысы да кулай бәяләрдән һәм җирле җитештерүчеләр продукциясе.


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды, аның кысаларында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2021 елга Юлламасын гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт гамәлләренең комплекслы планы каралды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Агро Лидер» авыл хуҗалыгы җитештерү-сату кулланучылар кооперативы "Россия тәмнәре" төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына милли затлы ризык – Каклаган татар казын тәкъдим итте.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика халкын кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы продукциясе  сатып   алу  өчен шимбә көнне, 21 ноябрьдә,  Казанда, Чаллыда,   Зеленодольск   районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза   торган  ярминкәләргә чакыра, алар  иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән ит, казылык  әйберләрен, үлчәүле  сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл  хуҗалыгы товар җитештерүчеләре  китергән башка фермер продукциясен  сатып  ала  алалар.   


19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Моны бүген Буа районының “Ямбулат” АХҖК ҖЧҖ базасында сөт терлекчелеген цифрлаштыруны зона уку-практика семинарында катнашучылар үзләре күрә алдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана. Бу – шундый продукциягә ярдәм итү буенча чаралар комплексының беренче этабы һәм ул Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Россия тәмнәре” төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына “Колмаклы Мамадыш икмәге”н тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International