Казанда гадәттәге шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2020 елның 21 ноябре, шимбә

Бүген, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6дан Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Көннең салкынча булуы шәһәрлеләрне ярминкәгә барудан туктатып кала алмады. Күпләр өчен шимбә көнне ярминкәгә бару күркәм традициягә әверелде. Күп кенә сатып алучылар Яңа елга һәм башка гаилә тантаналарына әзерләнә, бәйрәм табынына күркә, каз һәм үрдәкләр сатып ала. Ярминкәләр мондый продукциягә бай. 15 сәүдә мәйданчыгында шулай ук ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, шикәр комы, он, авыл каймагын сатып алырга мөмкин иде – алар барысы да кулай бәяләрдән һәм җирле җитештерүчеләр продукциясе.

Беркетелгән мәйданчыкларда ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Министрлык белгечләре тикшереп чыктылар. Барлык продукция ветеринария хезмәте оешмалары тарафыннан тикшерелгән иде.

Шуны әйтергә кирәк, шимбә көннәрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре зур социаль әһәмияткә ия. Фермерлар өчен – үзләре җитештергән продукцияне сату мөмкинлеге булса, шәһәр халкы өчен - бер урында һәм арзан бәяләрдән иң кирәкле һәм иң сыйфатлы әйберләрне сатып алу мөмкинлеге ул.

Сатып алучылар өчен ярминкәләр җирле җитештерелгән экологик чиста фермер продукциясен сатып алу мөмкинлеге генә түгел, ә матур концерт программасы һәм игътибарлы мөнәсәбәт белән ул чын бәйрәм төсен ала.

Ярминкәләрне оештыру Министрлык белгечләреннән зур хезмәт куюны таләп итүгә карамастан, мондый социаль әһәмияткә ия чараларны оештыру, һичшиксез, алга таба да дәвам итәчәк.

Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International