Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Кукмара районында булды. Анда шәхси эшкуар Рамазан Юнысовның җитештерү комплексын карады.
Хуҗалык хезмәтчәннәре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән тарихта беренче тапкыр тәүлеккә 100 тонна сөт саву чиген уздылар.
Кукмара аграр көллиятендә 2020/2021 еллар чемпионат циклының Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алып барыла торган «Агрономия» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башланды.
26 ноябрьдә Кукмара районының «Әсәнбаш Агро» ҖЧҖ каршында Кукмарада җитештерелгән җайланмалар нигезендә корылган азык әзерләү үзәге эшли башлады. Аның куәте - сәгатькә 12-15 тонна азык җитештерерлек.
Кукмара элеваторында эш бер генә минутка да тукталып тормый, ашлык киптерү җайланмалары бар куәткә эшли. Элеватор үзе 10 гектар мәйданны били, катнаш азык цехы – 4 гектар. Предприятиедә 45 мең тоннага кадәр ашлык сыйдырырлык 12 склад һәм дүрт ашлык киптерү җайланмасы бар. Ашлыкны төрле урыннардан алып киләләр – Мамадыш һәм Арча районнарыннан, шулай ук Киров өлкәсеннән һәм Марий Эл Республикасыннан.
Бүген Кукмара районы тәүлеклек сөт җитештерү күләмен 300 тоннадан арттырып җибәрде. Кукмара районы хезмәтчәннәре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән тарихта беренче мәртәбә һәм Татарстан Республикасы районнары арасында беренче булып, республикада иң аз авыл хуҗалыгы җирләре булган килеш, тәүлеклек тулаем сөт савымын 300 тоннадан арттырып җибәрде.