Район хәбәрләре:Кукмара элеваторы 33 мең тонна ашлык кабул иткән

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Кукмара элеваторында эш бер генә минутка да тукталып тормый, ашлык киптерү җайланмалары бар куәткә эшли. Элеватор үзе 10 гектар мәйданны били, катнаш азык цехы – 4 гектар. Предприятиедә 45 мең тоннага кадәр ашлык сыйдырырлык 12 склад һәм дүрт ашлык киптерү җайланмасы бар. Ашлыкны төрле урыннардан алып киләләр – Мамадыш һәм Арча районнарыннан, шулай ук Киров өлкәсеннән һәм Марий Эл Республикасыннан.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, бүгенге көнгә предприятие 33 мең 317 тонна ашлык кабул иткән. Узган ел ноябрь аенда саклауга 25 мең тонна ашлык салынган булган.

"Быел элеваторда ремонт эшләре башкарылды - складларда дезинфекция үткәрелде, түбә һәм түшәмнәр яңартылды. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк, чөнки складлар даими карап торуны таләп итә. Бу елда лабораториягә рапсның кислоталылыгын билгели торган җайланма сатып алдык. Узган ел катнаш азык заводы цехында гранулятор урнаштырылды, планда - экструдер сатып алу. Барлык җитештерү җайланмаларын катнаш азык заводына күчерергә, ә элеваторда ашлык саклауны гына калдырырга уйлыйбыз. Тиздән борай җитештерүне дә башлап җибәрмәкче булабыз, моның өчен кирәкле документлар әзер инде. Ә якындагы өч елда элеваторда яңа силос банкаларын урнаштырачакбыз", - дип сөйли элеватор директоры Гүзәлия Гыйззәтуллина.

Бүген элеваторда 80 кеше эшли. Предприятие хәтта пандемия вакытында да тулы составта эшләгән. ЗИЛ машинасында тәҗрибәле шоферлар Рафаэль Закиров һәм Илгиз Тимерханов эшлиләр.

"Мин элеваторда 28 ел эшләдем һәм бүген йөртә торган автомобильне үзем җыйдым. Төрле чаклар була, ватылган очраклар да, әмма боларны вакытында хәл итәбез, чөнки запас частьләр белән тоткарлыклар юк. Элеватор өчен иң катлаулы чорларда да без аннан китмәдек. Хәзер пенсиядә булсам да эшләвемне дәвам итәм, чөнки эшсез утырырга күнекмәгән. Урып-җыю кампаниясен һәрвакыт түземсезлек белән көтәм. Быелгы уңыш барлык өметләрне дә аклады», - дип сөйли Илгиз Тимерханов.

Узган ел элеватор, район хакимияте белән берлектә, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү максатыннан махсус программа эшләгән. Аның буенча өч һәм аннан күбрәк терлек асраучы крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар түбәнрәк бәядән фураж сатып ала алалар. Бу программа быел да гамәлдә.

“Узган ел программа буенча фуражның килограммы 7 сум иде, быел ул 7 сум 50 тиен тәшкил итә. Аны 1 ноябрьдән бирә башлыйбыз. Өйгә кадәр китереп бирә алабыз. Быел халыктан 679 тонна фуражга заявка керде. Узган ел 420 тонна бирелде. Программадан файдаланучылар аның өстенлекләрен бәяләп өлгерделәр һәм азыкның сыйфатыннан канәгать калдылар. Шуңа күрә ихтыяҗ да артты”, - ди элеватор директоры Гүзәлия Гыйззәтуллина.

Фуражны мал-туары өч баштан да кимрәк булган хуҗалыклар да сатып алырга мөмкин. Әмма алар өчен бәяләр башкачарак каралган. Ике сыер асраучыларга фуражның килограммы 8 сум 50 тиенгә төшәчәк, диделәр.

Кукмара элеваторында шулай ук кибет, икмәк пешерү цехы һәм ашханә эшли. Алар предприятие хезмәткәрләренә генә түгел, район халкына да хезмәт күрсәтә. Биредә көн саен тәмле кайнар икмәк, камыр ризыклары пешерәләр, шул исәптән заказга да әзерлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International