ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2021 ел
шимбә

Бүген Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Азык-төлекне һәм башка товарларны республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде. Мәйданчыкларга авыл халкы гына түгел, шулай ук шәһәр халкын яратып өлгергән автолавкалар да килгән иде.


14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Соңгы вакытта Татарстанның эре шәһәрләре халкында популяр кибетләрдә сатылмый торган табигый фермер продукциясе белән кызыксыну арта бара. Татарстанда «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән уздырылган тикшеренүләр нигезендә, безнең республикада яшәүчеләрнең 33,6%ы өчен азык-төлек җитештерүченең җирле компаниядән булуы мөһим, ә халыкның 25,4%ы өчен бу аеруча мөһим!


28
ноябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6дан Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Көннең салкынча булуы шәһәрлеләрне ярминкәгә барудан туктатып кала алмады. Күпләр өчен шимбә көнне ярминкәгә бару күркәм традициягә әверелде. Күп сатып алучылар Яңа елга һәм башка гаилә тантаналарына әзерләнә, бәйрәм табынына күркә, каз һәм үрдәкләр сатып ала. Ярминкәләр мондый продукциягә бай. 15 сәүдә мәйданчыгында шулай ук Арча, Кукмара, Балтач, Кайбыч, Югары Ослан, Биектау, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Лаеш, Апас һәм Зеленодольск районнарыннан китерелгән ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, шикәр комы, он, авыл каймагын сатып алырга мөмкин иде – алар барысы да кулай бәяләрдән һәм җирле җитештерүчеләр продукциясе.


21
март, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Республикада авыл  хуҗалыгы  продукциясен  электрон сәүдә  челтәрләре  аша  сату  буенча  актив  эш  алып  барыла.   Бу  хакта  11  гыйнварда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров       видеоконференция режимындагы  киңәшмә барышында  хәбәр  итте.  Республика территориясендә 40тан  артык  мәйданчык продукцияне   өйгә  китереп бирү  белән  шөгыльләнә.   Сезнең игътибарга  шуларның  аеруча     популяр булганнарын  тәкъдим  итәбез:


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып  алучыларга, өйдә утырган  килеш,  Татарстан  фермерларының  үзләреннән  сыйфатлы  продукция сатып  алу  мөмкинлеген  бирә.    Сатып алучы  шулай  ук  продукциягә бәяләрне чагыштыра, уңышлырак  тәкъдимнәр эзли, сатып  алынган  продукция  турында, башка сатып  алучыларга  да  ярдәм  итәрлек, авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесенең абруен күтәрерлек  итеп яисә  башка теләкләр  белән,  үз  фикерен  әйтә  ала.  


30
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Казанда  иртәнге  6.00  сәгатьтән авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  эшли  башлады.    Урамдагы  салкын  һава да  шәһәр халкын  куркытмады.    Халыкның  күпчелеге    өчен  шимбә көнне  ярминкәләргә  йөрү   гаилә  традициясенә  әверелде, ә кайберләре  инде  Яңа  елга  һәм башка  гаилә  бәйрәмнәренә  әзерләнәләр, бәйрәм  өстәленә  күркә, каз, үрдәк  сатып алалар.  Ярминкәләр мондый  продукциягә  бай була.  15 сәүдә  мәйданчыгында    ит, балык, май,  бал,  казылыклар, сыр,  йомырка, бәрәңге,  яшелчәләр, җиләк-җимеш, шикәр  комы, ярмалар, он, авыл  каймагы  сатып  алырга  мөмкин  иде – болар барысы  үзебездә җитештерелгән һәм арзанрак  бәяләрдән.  


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

9 ноябрьдә Казанда  «Минем авылым» фермер продукциясе  кибете  ачылды, анда  Татарстанда  җитештерелә  торган  күп төрле  продукция  сатып алырга  мөмкин.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International