Татарстан Президенты «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2020 елның 21 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Сәүдә мәйданчыгында Арча һәм Кукмара муниципаль районнары фермерлары продукциясе китерелгән иде. Шулай ук шәһәр халкына үз продукциясен «Татпотребсоюз» оешмалары, «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Сервис-Агро», «АгроИнвест», «Татагролизинг» компанияләре, «Лаеш балык заводы», «Залесный» агрофирмасы һәм «Майский» теплица комбинаты тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов сатарга продукция алып килгән авыл кешеләре белән сөйләште, китерелгән товарларның ассортименты һәм бәяләре, сәүдәнең барышы белән кызыксынды. Татарстан Президенты шулай ук сатып алучылар белән дә аралашты, үзләренә кирәкле азык-төлек товарларының, аерым алганда, ярмаларның, шикәр, сөт продукциясе, ит һәм макарон әйберләренең булу-булмавы белән кызыксынды. Шәһәрлеләр авыл хуҗалыгы продуктларының ассортиенты зур булуын билгеләп үттеләр, шундый ярминкәләрнең уздырылуына югары бәя бирделәр.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, бүген сәүдә мәйданчыгына 40 тонна бәрәңге һәм яшелчәләр, 6 тоннадан артык сыер ите, 4,3 тонна сөт, 800 кг ак май, 20 тонналап шикәр комы, 8 тонна он, 10 тонна төрле ярмалар, 26 тонна ашлык һәм 38,6 мең данә тавык йомыркасы китерелгән. Гадәттәгечә, ярминкәдә бәяләр сәүдә челтәрләрендәгегә караганда түбәнрәк, чөнки продукция фермерларның үзләре тарафыннан турыдан-туры, арадашчыларсыз һәм бәяләр өстәлмичә сатыла. Сатып алучыларның активлыгы 2019 елның язында һәм көзендә уздырылган ярминкәләр дәрәҗәсендә.

Татарстан Президенты белән бергә шулай ук Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе – республиканың баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина, Казан мэры Илсур Метшин һәм «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ генераль директоры Олег Власов йөрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International