Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән узган киңәшмә барышында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре катнашында агросәнәгать комплексын цифрлаштыру буенча эшче киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек тармагын цифрлаштыру башланды. Татарстанның һәр районында алдынгы цифрлы технологияләр кертү өчен база хуҗалыклары билгеләнде. Бу хакта бүген барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган эшлекле киңәшмә барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
Заманча терлекчелек фермасының берсе дә заманча идарә итү программаларыннан башка нәтиҗәле эшли алмый. Эшлекле җитәкчеләр моны күптән аңладылар инде, чөнки фермада автоматлаштырылмаган исәпкә алу булмаса, барлык терлекчелек процессларын контрольдә тоту, анализлау һәм аларга идарә итү мөмкин булмас иде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров “Татарстан Республикасының цифрлы моделе” проектын гамәлгә ашыру буенча эшче киңәшмә уздырды.
Агрономия факультетының 100 еллык юбилее уңаеннан Казан дәүләт аграр университетында уку процессында цифрлы технологияләрне нәтиҗәлерәк куллануны тәэмин итә торган яңа класс ачылды. Аудиторияне файдалануга кертү актын имзалуда һәм шуннан соң агрономия белемен бүгенге үсемлекчелектә куллануның роле турындагы түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты.
Шуны әйтергә кирәк, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, киләчәктә АПК өлкәсендә товар җитештерүчеләрнең финанс-икътисадый торышы турындагы барлык хисаплар цифрлы сервислар аша биреләчәк, дип искәртә. Бу төбәкләргә бюджет акчаларын нәтиҗәлерәк тотарга һәм илебезнең авыл хуҗалыгын үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта 15 октябрьдә Краснодар краенда узган “Цифрлы үсеш лидерлары” төбәкара киңәшмәсендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы стас-секретаре - министр урынбасары Иван Лебедев сөйләде.