Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын шимбә көнне, 28 декабрьдә, кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Яңа ел алдыннан ай буена сәүдә мәйданчыгын арендалау бәясе бары тик 1 сум гына була, ә ветеринария контроле түләүсез башкарыла.
Казанда һәм республиканың зур шәһәрләрендә генә түгел, ә кечкенә шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Менделеевск районында да авыл хуҗалыгы ярминкәләренең кызган чагы.
Бүген Казанда иртәнге 6.00 сәгатьтән авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Урамдагы салкын һава да шәһәр халкын куркытмады. Халыкның күпчелеге өчен шимбә көнне ярминкәләргә йөрү гаилә традициясенә әверелде, ә кайберләре инде Яңа елга һәм башка гаилә бәйрәмнәренә әзерләнәләр, бәйрәм өстәленә күркә, каз, үрдәк сатып алалар. Ярминкәләр мондый продукциягә бай була. 15 сәүдә мәйданчыгында ит, балык, май, бал, казылыклар, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, җиләк-җимеш, шикәр комы, ярмалар, он, авыл каймагы сатып алырга мөмкин иде – болар барысы үзебездә җитештерелгән һәм арзанрак бәяләрдән.
Шимбә көнне, 30 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Татарстанда күрелгән чаралар аркасында быел карабодайга бәяләр үсешен туктатып калуга ирешелде. Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.
Бүген, гадәттәгечә, Казанда иртәнге сәгать алтыдан авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Иртәнге салкын һава да шәһәр халкы өчен ярминкәгә бармый калу өчен киртә булалмады. Шимбә көнне ярминкәгә чыгу берничә буынны берләштерә торган күркәм гаилә традициясенә әверелеп бара. Яшьләр үзләренең әти-әниләре, әби-бабалары белән ярминкәгә киләләр, сатып алган продуктларны алып кайтырга булышалар, мондагы бәяләрне күреп, үзләренә дә кирәкле әйберләрне алып китәләр.
Шимбә көнне, 23 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.