Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  шимбә көнне, 28 декабрьдә,   кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәүле сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   

Бу  атнада  кунакларны  эре  ярминкә  мәйданчыкларында   яңа  ел  алды концерт  программасы көтә,  бәйрәм  өстәленә      күркә, каз, үрдәк һәм  Татарстан  фермерларының  башка  продуктларын  сатып  алырга   мөмкин  булачак.  Ярминкә   быел  20  нче  мәртәбә  үткәрелә һәм  ул   соңгысы.   

Авыл  хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыннары белән    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының рәсми сайтында    танышырга мөмкин,  шулай  ук  фермерларның  һәм сатып  алучыларның  эшен  җиңеләйтү  өчен    Электрон  ярминкә  мәйданчыгы     эшли, аның  адресы:   yarmarka16.ru.

Пенсионерларны  барлык  ярминкә  мәйданчыкларында  кайнар  чәй  һәм  әле  генә  пешкән  хуш  исле  камыр  ризыклары  белән  сыйлыйлар,  ә Мәскәү  районында зур  казанда     пылау  пешерелә.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчеләре  шимбә көнне Казан ярминкәләренә шәхсән үзләре тикшерергә  чыгалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International