Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын бәйрәм өстәленә ашамлык алу өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2019 елның 22 ноябре, җомга

Шимбә көнне, 23 ноябрьдә,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәүле сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   

Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен шәһәр халкы,  бигрәк  тә өлкәнрәк  яшьтәгеләр,  бик  көтеп  алалар һәм  алар  зур  социаль  әһмияткә  ия.     Шуңа  күрә ярминкәләр уздыру  мәсьәләләре  буенча “Кайнар телефон линиясе” ачу  турында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан   карар кабул  ителде. 

 Һәр мәйданчыкка  китерелә  торган  продукция  ассортименты  сатып  алучыларның  ихтыяҗын  истә  тотып  булдырыла.   Мәс., Мәскәү  районы  ярминкәсендә     француз  сырлары «Камамбер» һәм «Бри», шулай  ук     Кипрда  танылган, кыздыру  өчен  яраклы  «Халуми» сырын  алырга  мөмкин.    Алар  барысы  да  Татарстанда  җитештерелә.  Шәһәр халкы  үзләренә  кирәк  продукцияне  ярминкә мәйданчыкларында  ук  хәбәр  итә  алалар.  Моның  өчен  стендларда  махсус әрҗәләр   куелган яисә  “Кайнар линия”гә чыгарга  мөмкин.        

 «Кайнар линия» телефоннары: (843) 221-76-23, 221-76-24 аша шулай  ук  ярминкәләр  уза  торган  мәйданчыкларның  адресларын,  продукция ассортиментын  белешергә,   теләкләр  һәм искәрмәләр  калдырырга  мөмкин.

Күпчелек  шәһәр  халкы  өчен  шимбә көнне  ярминкәләргә  йөрү   гаилә  традициясенә  әверелде, ә кайберләре  инде  Яңа  елга  һәм башка  гаилә  бәйрәмнәренә  әзерләнәләр, бәйрәм  өстәленә  күркә, каз, үрдәк  сатып алалар.   2019 елда  Казан,  Чаллы  шәһәрләрендә һәм Татарстанның  Зеленодольск  муниципаль районында  уздырылган  5  язгы  һәм  10  көзге  ярминкәләр  йомгаклары  буенча, гомумән алганда,  907,1 млн сумлык  продукция  китерелгән һәм  сатылган.    Шәһәр  халкы       1,4 мең тонна ит, 12,1 мең  тонна  яшелчә  һәм бәрәңге, 342 тонна үлчәүле сөт,  6,9 млн данә  йомырка, 606 тонна он һәм   687 тонна  шикәр  комы  сатып  алган.

 Авыл  хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыннары белән    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының рәсми сайтында    танышырга мөмкин  

Пенсионерларны  барлык  ярминкә  мәйданчыкларында  кайнар  чәй  һәм  тәмле  камыр  ризыклары  белән  сыйлыйлар,  ә Мәскәү  районында зур  казанда     пылау  пешерелә.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казан ярминкәләренә шәхсән үзләре тикшерергә  чыга. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International