Татарстан аграрийлары «Агрорусь-2017» күргәзмә-ярминкәсе кысаларында медальләр белән бүләкләнделәр

2017 елның 29 августы, сишәмбе

2017 елның 22 августыннан 25 августына кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә «Экспофорум» күргәзмә үзәгендә «Агрорусь-2017» халыкара агросәнәгать күргәзмә-ярминкәсе узды. Форумга килүчеләр авыл хуҗалыгы техникасы, авыл хуҗалыгы, терлекчелек, кошчылык һәм балыкчылык продукциясен җитештерү һәм эшкәртү, терлек азыгы һәм ашламалар җитештерү өчен җайланмалар, авыл хуҗалыгы продукциясе, фермерлык эшчәнлеге өчен товарлар, азык-төлек продуктлары, эчемлекләр урнаштырылган күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Моннан тыш, семинарлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм бизнес-консультацияләрне үз эченә алган эшлекле программа оештырылган иде.

АККОР һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча тәҗрибә, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» конференциясендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының «Зур Елга» СПСС(Т)ПК рәисе Минзөфәр Исмәгыйлев чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү перспективалары турында сөйләде.

Форум кысаларында конкурс оештырылды, аның йомгаклары буенча Татарстан вәкилләре дә 4 медаль алды. «Сөт продукциясен эшкәртү һәм сатуда ирешкән югары күрсәткечләр өчен» номинациясендә Мөслим муниципаль районыннан «Фаиза» СХПССК рәисе Фаит Шәймурзин алтын медаль алды, Нурлат районының «Восток» СПССК рәисе Марсель Сабиров көмеш медаль белән бүләкләнде. «Терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерүдә ирешкән югары күрсәткечләр өчен» номинациясендә Кукмара муниципаль районыннан КФХ башлыгы Роберт Димитриев һәм Теләче муниципаль районыннан КФХ башлыгы Илназ Зәкиев алтын медальләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International