Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Ирек» ҖКында бар куәткә бөртекле һәм кузаклы культуралар җыялар. «Безгә барысы 1000 гектар мәйданда уңыш җыеп алырга кирәк, – дип сөйләде кооператив җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев. – Бөртеклеләрне орлык өчен үстерәбез, шуңа күрә аларга таләпләр дә башка: дымлылык 13-14 проценттан артмаска тиеш, ә киптерү җайланмалары аша узган орлыкның чыгышы начаррак була. Уңыш – бер гектардан уртача 67 центнер».
Бүгенге көнгә хуҗалыкның ашлык амбарларына 2,2 тонна ашлык кергән. Кырларда тәҗрибәле механизаторлар: Илгиз Мөхәммәтдинов, Вафир Сәхабиев, Рамил Сабирҗанов, Илсур Мәгъсүмов, Ринат Фәрдиев һәм Илфат Гарифуллин эшли, кырдан ашлыкны Хәмзә Вәлиев, Әхнәф Вәлиев, Мәхфүрән Баязитов, Алексей Спасских һәм Александр Метляков кайтара.