Агрометеомониторинг сервисы Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен көндәлек мәгълүмат дайджестларын эшләтә башлады. Хәзер кыр эшләрен уздыру һәм чәчүлекләрнең торышын тикшереп тору өчен мөһим булган һава торышы турындагы белешмәләрне уңайлы мобиль форматта табып була.
Дайджестлар өчен белешмәләр республика территориясендә җәелдерелгән автоматлаштырылган метеостанцияләр челтәреннән турыдан-туры килә һәм көн саен яңартылып тора.
Дайджестның һәр чыгарылышында түбәндәге параметрлар була: һава температурасы һәм төрле тирәнлекләрдә туфрак температурасы; явым-төшем күләме һәм ешлыгы; җил тизлеге һәм юнәлеше; һаваның чагыштырма дымлылыгы; атмосфера басымы.
Оператив метесводка хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм агрономнарга чәчү, чәчүлекләрне эшкәртү һәм урып-җыю сроклары турында үз вакытында карарлар кабул итәргә, шулай ук һава торышына бәйле хәтәрлекләрне бәяләргә мөмкинлек бирә.
Җентекле аналитиканы, белешмәләр архивын һәм оператив сводкаларны «Мах» мобиль кушымтасында түбәндәге сылтама буенча табарга була: https://max.ru/join/SeVCTKni1CGlkxzvLVlDnpbF-nNhKvPzygFYqQEt8FA