Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Хәтер стенды оештырылды. Биредә фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тарихлары урнаштырылган.
Сугыш башлану белән, илнең башка тыл төбәкләре кебек үк, армияне һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә Татарстанның өлеше шактый зур булган. Республиканың аграр секторы дүрт ел сугыш барышында 131 млн пот икмәк, 39 млн пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 млн пот ит, 200 млн литр сөт, дистәләгән мең пот атланмай, туңмай, бал, печән һәм башка продукция җитештереп, дәүләткә җибәргән.
Исегезгә төшерәбез, Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән, Татарстан Республикасында 2026 ел Хәрби һәм Хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.