Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Рим Ситдыйковны котладылар.
Рим Юныс улы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзенең һөнәри эшчәнлеге елларында ул, ТАССРның Дәүләт авыл хуҗалыгы техникасы комитеты системасында машина-трактор паркына техник хезмәт күрсәтү идарәсендә баш белгеч, «Березовское» махсус бүлекчәсендә директор урынбасары - баш инженер булып эшләп, җитештерү мәсьәләләрен хәл итүдә гаять зур оештыру сәләте, һөнәри осталык күрсәткән һәм үз эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхес.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән ветеранны министр урынбасары Марат Кәримов котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы әгъзалары Разил Сәетов һәм Валерий Юнысов Рим Ситдыйковка Котлау хаты һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесен тапшырдылар.