Татарстан районнарында алдынгы комбайнчыларны бүләклиләр

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Татарстан районнарында 2017 ел уңышын җыюда алдынгы комбайнчыларны бүләклиләр. Арча муниципаль районында “Игенче” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Марат Абдуллин, «Курса МТС” ҖЧҖеннән Рәис Камалиев, «Кырлай” агрофимасы” ҖЧҖеннән Ринат Нәфыйков, «Төньяк” АХҖ” ҖЧҖеннән Мидхәт Мифтахов һәм «Тукай” ҖЧҖеннән Рәдиф Сәфәров бүләкләнде. «Сез үз эшегезнең осталары», – дип билгеләп үтте район башлыгы Илшат Нуриев һәм алдынгыларга намус белән, тырышып эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Спас муниципаль районында комбайнчылар: «Авангард» АҖеннән Хәсәнҗан Зарипов, Дамир Әхмәтов, Александр Планин КФХыннан Александр Субботкин, “Булгар” ААҖеннән Юрий Андронов һәм Юрий Семушкин КФХыннан Әнвәр Шәрифуллин бүләкләнде. «Эш темплары һәм бөртеклеләр уңышы буенча без республика районнары арасында алдынгы урыннарда, – диде район башлыгы Камил Нугаев. – Хәзер безгә бик кыска срокларда икмәкне суктырып бетерү өчен бөтен көчне куярга кирәк».

Яңа Чишмә районында бүләкләргә механизаторлар: “Кулон” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Сергей һәм Федор Мухановлар, Илнур Хәлиуллин, Никита Егоров, «Козлова М.И.» КФХыннан Евгений Остолопов, «Вәлиев Ф.Р.» КФХыннан Михаил Козырев һәм “Кулон” агрофирмасы” ҖЧҖеннән машина йөртүче Вячеслав Трещеткин ия булды. Урак алдынгыларын район башлыгы Вячеслав Козлов бүләкләде һәм аларга алга таба уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International