Татарстан Республикасында 3 млн. 50 мең тонна ашлык суктырылган, гомуми мәйданның 58%ы җыелган, бер гектардан уртача уңыш – 35,9 центнер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы агымдагы атнада һава торышының бөртеклеләрне җыеп алу өчен уңайлы булуын ассызыклады – 5 көн эчендә 900 мең тоннадан артык ашлык суктырылды. 10 районда 100 мең тонна һәм аннан күбрәк уңыш җыеп алдылар. Иң югары күрсәткечләр Зәй (128,5 мең тонна), Буа (121 мең тонна) һәм Сарман районында (116,5 мең тонна), дип хәбәр итте ул.
Уракта Бөгелмә, Кама Тамагы, Менделеевск һәм Тукай районнары «экватор»ны үтмәгән әле, бу районнарда 45-49 процент мәйданда гына әле урып-җыю эшләре башкарылган.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, Зәй районында – 33% (12,2 мең гектар), Чистай районында – 31% (15,2 мең гектар), Нурлат районында – 34% (10,6 мең гектар), Апас, Әлки һәм Алексеевск районнарында 35әр процент мәйданда игеннәрне җыясы калган.
Республика буенча уртача уңыш гектардан 35,9 центнер, бу узган елга караганда 8,8 центнерга күбрәк.
Министр район башлыкларына һәм инвесторларга, бушаган комбайннарны арттка калучыларга җәлеп итәргә кирәк, дип мөрәҗәгать итте. Иң мөһиме – кырдагы икмәкне тизрәк һәм югалтуларсыз җыеп алу, диде ул.
«Сабан бодаен җыю өчен оптималь сроклар килеп җитә генә әле, ә менә көзге арыш һәм борчакның өлгерү срогы үтеп китте инде, аларны бер көнгә кичектереп җыю – 1 центнер югалту, дигән сүз», – диде Марат Әхмәтов.
Республикада урып-җыю эшләре белән бергә киләсе ел уңышы өчен көзге чәчү эшләре дә бара. «Көзге культураларны 5 сентябрьгә кадәр чәчеп бетерергә кирәк, соңгарак калганда, кыш чыгу авыррак була.Моннан тыш, һәр хуҗалык көзге культураларның күчмә фондын тулысынча файдаланырга тиеш, – моның өчен ресурслар җитәрлек. Бу инде – 2019 ел уңышына гарантия бирү», – диде Марат Әхмәтов.