«2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» һәм «Крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программалары буенча гаризалар һәм документлар кабул итү дәвам итә.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 302, 309 бүлмәләр, эш көннәрендә – 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Грантлар бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүматны http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm сылтамасы буенча табарга мөмкин.
Тулырак мәгълүмат алу өчен 8(843) 221-76-85, 221-76-83 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.