«1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты» ЯАҖендә карабодай җыярга керештеләр

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

«1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты» ЯАҖендә карабодай җыярга керештеләр. Быел предприятие беренче мәртәбә 10 мең га карабодай чәчте. Комбинат 13 мең тоннадан артык чимал җыюны планлаштыра. Уңдырышлылык – гектардан 13 центнер көтелә. Гомумән алганда, предприятие 37 мең тонна карабодай ярмасы җитештерүне планлаштырыа. Әзер продукция Россиянең 40 төбәгендә, шулай ук якын чит илләрдә сатылачак.

«Бөгелмә районы өчен карабодай өстенлекле культураларның берсе. Безнең планда – карабодай ярмасы җитештерү күләмнәрен арттыру. 2020 елга без бер елга 40 мең тоннадан артык әзер продукция җитештерүне планлаштырабыз, шуның 60%ы – үзебезнең “Варвара Кашеварова” товар маркасы белән вак төргәкләрдә чыгачак. 2018 елда карабодай чәчү мәйданы тагын 5 мең гектарга артачак һәм 15 мең га булачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International