Бүген Россия Федерациясе субъектлары катнашында 2017 елда ташламалы инвестиция кредиты мәсьәләләре турында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, банклар вәкилләре катнашты.
«Ил читәкчелеге авыл хуҗалыгына ташламалы инвестиция кредиты белән ярдәм итү күләмен 4 миллиард сумга арттырды, – дип искә төшерде Джамбулат Хатуов. – Бүген без Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында булган бу субсидияләр аграрийларның барлык таләпләрен канәгатьләндерергә җитәчәк, дип ышанып торабыз».
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары агросәнәгать комплексында кредит алучыларның реестрларын төзү буенча төбәкләрдә зур эш алып барылуы турында сөйләде. «Бу эшнең сыйфатын тагын да яхшырту һәм законнарда каралган процедураларны тизрәк башкарып чыгу өчен кирәк, – диде Джамбулат Хатуов. – Бездә белешмәләрнең өч базасы бар – үзебезнеке, төбәкләр министрлыкларыннан һәм вәкаләтле банклардан алынган белешмәләр. 1 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр илебезнең барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре, шартнамәләр төзеп, акчалар алырга тиеш».
Аннары төбәк авыл хуҗалыгы министрлары чыгышлар ясадылар, алар инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен ташламалы кредитлар алуны планлаштыручы АПК оешмалары турында җентекле мәгълүмат бирделәр.