Татарстанның ашлык амбарына 2,15 млн. тонна бөртекле ашлык керде, бер гектардан уртача уңыш – 36,6 центнер, бу узган елгы уңыштан 9 центнерга күбрәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Соңгы көннәрдә тотрыклы рәвештә көнгә 180 мең тоннадан артык ашлык җыябыз, – диде Марат Әхмәтов. – Ә кичә иң югары җитештерүчәнлек 185 мең тонна булды. Алдагы көннәрдә дә шул темпларны саклап калырга кирәк».
Бүгенгә барлык мәйданның 40%ы диярлек, ягъни 600 мең га мәйданда иген җыелган, дип билгеләп үтте Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Аның сүзләренә караганда, урып-җыюда югары темпларны Зәй, Апас, Чистай, Әлки һәм башка районнар игенчеләре тота.
Гомумән, Марат Әхмәтов әйтүенчә, кырларда бүгенге хәлләр болайрак тора: көзге культуралар һәм арпа 300 мең гектар чамасы мәйданда артык өлгергән. Шул сәбәпле, аларны югалтуларсыз җыеп алу өчен барлык ысулларны кулланырга кирәк, шул исәптән транспорт белән тәэмин итүне, шулай ук бушаган комбайннарны читтән җәлеп итүне дә күздә тотарга кирәк.
Министр шулай ук эшләү тизлекләрен арттырырга тиешле һәм булган техник мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланмый торган районнарны атап китте, болар: Бөгелмә, Питрәч, Югары Ослан, Баулы, Кама Тамагы муниципаль районнары.
«Күпчелек районнар аеруча нәтиҗәле эшли, – дип, йомгак ясады ул. – Шулай да, алдынгы, бик оешкан төстә эшләүче районнарга да урып-җыюны вакытында тәмамлау җиңел булмаячак».
Марат Әхмәтов, атна азагында һава торышы үзгәрергә мөмкин, диде. Шуңа күрә көзге культураларны һәм борчакны җыеп бетерергә кирәк, алар әлегә 200 мең гектар мәйданда ята. Аерым районнар буенча җыелмаган мәйданнар күләме шактый әле, дип өстәде ул.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та игенчеләрне быелгы ел уңышын урып-җыюда бүгенгедәй матур көннәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланып калырга өндәде.