Татарстанда һәркөнне гомуми мәйданның 3,5 процент уңышын җырга дигән бурыч куелды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.
Исегезгә төшерәбез, республикада быел чәчүлек мәйданы 2,9 млн. га, бу узган елгы дәрәҗәдә. Көзге культуралар – 477,8 мең га, бөртекле сабан культуралары – 1 млн. 76,2 мең га. «Гомумән алганда, кукуруздан башка, безгә 1 млн. 475 мең га бөртекле һәм кузаклы культуралар җыярга кирәк була. Бүгенгә барлык мәйданның 23 проценты җыелган», – диде спикер.
Татарстанда 1,2 млн. тонна ашлык суктырылган, уңыш – гектардан уртача 36,8 центнер. «Узган ел белән чагыштырганда, суктыру темплары буенча без күпкә калышабыш. Монда кемнедер гаепләп булмый, бу һава трпышы шартларына бәйле, шуңа күрә урак ике атнага соңрак башланды», – диде министр урынбасары.
Иң күп мәйдан Буа (13,4 мең га), Чистай (13 мең га), Зәй (12,7 мең га), Алексеевск (11,9 мең га), Әлмәт (11 мең га) һәм Яңа Чишмә (10,9 мең га) районнарында җыелган.
«Уракта 3,5 мең чамасы комбайн эшли. ов. Без һәркөнне гомуми мәйданның 3,5 процент уңышын җыярга дигән бурыч куйдык, августта, беренче чиратта, бөртеклеләрне җыеп бетерергә кирәк. Рапс буенча да шундый ук хәл. Ул дв зур мәйданнар били, аны сентябрьдә дә җыярга туры киләчәк әле», – диде Илдус Габдрахманов.
“Бер комбайнга уртача көчәнеш 455 гектар күләмендә туры килә. Аларга тәүлек дәвамында гомуммәйданның 3,5 %ын суктыру бурычы куелды. Сүз дә юк, 3,5 %ны үтәргә кирәк. Кичәге тәүлектә техника потенциалын күбрәк кулланган районнар да билгеле булды. Зәй, Тәтеш, Түбән Кама, Актаныш, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә районнары үз потенциалларын арттырып үти. Артта калучылар да юк түгел. Бөгелмә үз потенциалын 48 % кына башкара. Монда комбайн гаебе дип уйламыйм. Оештыру эшләре ахырына кадәр уйланылмаган. Азнакай, Питрәч, Әгерҗе, Югары Ослан районнарына да шелтә бар. Шартлы комбайн дип без “Дон”ны атыйбыз. Ул 50 тонна ашлык суктырып алырга тиеш”, – диде министр урынбасары.
Илдус Габдрахманов, гомумән алганда, бүген көннәрдә һава торышы да нәтиҗәле эшләү өчен мөмкинлекләр бирә. «Фаразлар буенча, 25 августка кадәр урып-җыю өчен уңай шартлар булачак», – диде ул.
Илдус Габдрахманов алдынгы комбайнчыларга 100 мең сумнан 200 премия биреләчәге турында да искәртеп узды.