Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Чистай муниципаль районында булып кайтты

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Чистай муниципаль районында булып кайтты. Анда дәүләт солрт участогы базасында «Көзге культуралар чәчүне оештыру, туфракны төп эшкәртү һәм орлык салу» темасына зона семинар-киңәшмәс узды. Киңәшмәгә республиканың 11 муниципаль районыннан район башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре чакырылган иде. Башта аграрийларны көзге бодай орлыкларына, арпа һәм борчакка грунт-сорт тикшерүе нәтиҗәләре белән таныштырдылар, аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләреннән, шулай ук «Татарстанның элиталы орлыклары» вәкилләреннән торган комиссия уздырды. Барысы 400 проба чәчелгән. Министр урынбасары Илдус Габдрахмановорлыкларның сыйфатына, сертификатлар булуга аерым игътибар бирде.

Киләсе ел уңышы өчен орлык салу мәсьәләсе нык борчый. Орлыкларны киптерү һәм аларны контрольдә тоту җиңел булмаячак. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы катгый рәвештә орлык участокларында десикантлар кулланырга тәкъдим итә. Бигрәк тә, күчеш фонды булмаган орайоннар өчен кирәк бу.

Төрле сорттан булган көзге һәм язгы культуралар белән кишәрлекләрне караганнан соң, Марат Әхмәтов, республика кырларында икмәк начар түгел, иң мөһиме – аны югалтуларсыз җыеп алу, диде.

«Безнең алда җитди бурыч тора. Быел узган еллар рекордын кабатлау өмете бар. Шуңа күрә, урып-җыюны озакка сузмас өчен тәүлеккә 200 мең тонна ашлык суктыруны тәэмин итәргә кирәк», - дигән бурыч куйдыминистр.

Аннары ул «Закамье-Агро» хуҗалыгында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Монда Марат Әхмәтов хуҗалыкның алдынгы комбайнчыларына акчалата сертификатлар тапшырды, болар: РадикНогуманов, Евгений Козлов, Евгений Кузьмин, Антон Андреев. Районда ел саен урак алдынгыларын бүләкләү турында карар кабул итәләр. Мондый кызыксындыру чарасы хезмәт җитештерүчәнлеген һәм механизаторларның матди кызыксынуын арттыра.

«Закамье Агро» ҖЧҖ агрономы Алмаз Гатауллин билгеләп үткәнчә, хуҗалыкта бүгенге көнгә 1 меңтоннадан артык бөртекле культуралар суктырылган, уртача уңдырышлылык – 50 ц/га.

— Хуҗалыкка игенчелектә зур уңышларга ирешү хас. Моңа бары тик кырларны вакытында һәм дөрес эшкәртү, шулай ук яхшы хезмәт шартлары нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин, — дип ассызыкладыминистр һәм урып-җыю эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International