Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ташламалы кредитлау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК өлкәсендә ташламалы кредитлау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде. Ул Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының ташламалы кредитлар алу, бигрәк тә кече хуҗалыклар вәкилләре тарафыннан кредитлар алу, процедурасына көндәлек мониторинг үткәрүе турында сөйләде.

Ташламалы кредитлар бирү өчен өстәмә рәвештә 4 млрд. сум акча бүленүгә бәйле рәвештә, федераль бюджет акчалары булмау сәбәпле элек заявкалары кире кагылган кредит алырга теләүчеләрнең заявкаларын кабат карау һәм банкларга җибәрү мөмкинлеге барлыкка килде. Джамбулат Хатуов гамәлгә ашыру өчен ташламалы кредитлар җәлеп итү таләп ителә торган өстенлекле инвестиция проектлары турында төбәкләр мәгълүматын тыңлады.

Татарстан Республикасында кредит базарындагы вәзгыять турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мәгълүмат бирде. Ул, банклар тарафыннан 43 заявка каралган иде, әмма алар кире кагылды, дип белдерде.

«Бүгенге көнгә элек кире кагылган заявкаларның 25е актуаль кала. Бу кредит алырга теләүчеләр ташламалы кредит алуга тагын гаризалар бирәчәкләр. Моннан тыш, 2 млрд. сумга тагын 3 заявка бар. Ул акчалар сөт терлекчелеген үстерүгә җибәреләчәк», - дигән мәгълүмат бирде министр.

Джамбулат Хатуов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшен югары бәяләде һәм вәкаләтле банклар белән алга таба да оешкан төстә эшләү оештырылуга ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International