Татарстанда 5 июньгә 40 мең тоннадан артык ашлык җыелган

2017 елның 5 августы, шимбә

Республикада урып-җыю кампаниясе башлану турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин үткәрде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы берсе артыннан берсе килгән яңгырлар һәм икмәкнең өлгереп җитмәве аркасында барлык районнарда да урып-җыюны башлап җибәреп булмавы турында әйтте. Урып-җыю кампаниясе кысаларында бүгенгә 43,1 мең тн уңыш җыелган. Алдынгылар арасында бүген Зәй районы (10 мең тоннадан артык ашлык), Нурлат районы (6 мең тн), Аксубай районы (3,2 мең тн).

«Узган ел бу көнгә без 2,5 млн. тн ашлык суктырган идек инде, ә быел әле 100 мең тонна да юк», - диде Марат Әхмәтов.

Бөртеклеләрне җыю белән бергә җирләрне көзге чәчүгә әзерләү эшләрен дә алып барырга кирәклегенә, шулай ук терлек азыгы әзерләүгә басым ясады министр. «Азык әзерләүнең беренче этабын барлык районнар да уңышлы узды. Бүгенгә 580 мең тн печән әзерләнгән һәм 3,3 млн. тн сенаж салынган. Барысы 1,3 млн. тоннага якын, ягъни шартлыча бер баш хайванга 21,5 ц азык берәмлеге әзерләнгән, бу узган елгыдан 3 центнерга диярлек артык, - диде министр. - Азык запасы беръеллык үләннәрне җыю исәбенә артып тора, шулай ук күпъеллык үләннәр икенче кат чаптыру өчен дә өлгергән».

Марат Әхмәтов фикеренчә, күпчелек хуҗалыклар быел елъярымлык, хәтта икееллык азык әзерли алалар. Шул ук вакытта азыкны саклауга салу технологиясен катгый үтәү таләп ителә.

Министр, көзге культураларны киләсе атнадан чәчү башларга кирәк, дип искә төшерде. Ә кайбер районнарның күчеш фонды булмау сәбәпле әлегә кадәр чәчү материаллары юк, алар арасында – Лениногорск, Чирмешән, Әгерҗе, Балык Бистәсе районнары.

«Узган ел 4,3 млн. тонна ашлык җыеп һәм идеаль һава шартлары булуга карамастан, сез күчеш фондсыз калгансыз. 10 августтан чәчү башлана, ә сезнең күчеш фонды юк. Яңа ашлык та әлегә кадәр тамырда ята. Болай булгач, беренче гектарларны сез сентябрь башланмыйча чәчә алмыйсыз бит. Шулай эшләгән хуҗалыклардан зур нәтиҗәләр көтеп булмый инде», - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов урыннардагы җитәкчеләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International