Министрлыкта урып-җыю кампаниясенең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм АПК оешмалары белгечләре катнашты.
«Урып-җыю эшләре бөтен җирдә август башында башланачак, – диде Николай Титов. – Урып-җыю эшләре озакка сузылырга охшап тора. Комбайннарның тәүлек буе эшләвенә исәп тотарга кирәк».
Министрның беренче урынбасары районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларын комбайчыларга кызыксындыру чараларын бирү системасын эшләргә кушты. «Коры ашлык булмаячак, – дип ассызыклады ул, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Киптерергә кирәкле якынча ашлык күләмнәрен хәзер үк санап куйсагыз да була».
Илдус Габдрахманов уздырылган агротехник чаралар һәм аларның авыл хуҗалыгы культураларына йогынтысы турында сөйләде. Түбән күрсәткечләр Лаеш, Әгерҗе, Ютазы муниципаль районнарында.
Тәлгать Таһирҗанов киңәшмәдә катнашучыларга республиканың ашлык җыю паркының торышы турында мәгълүмат бирде. «Үзегездәге техниканы тагын бер кат тикшерегез, проблемалы урыннарны һәм аларны хәл итү юлларын билгеләгез», – диде ул.
Киңәшмә барышында шулай ук ашлык кукурузының, көнбагышның өлгерү һәм ашлык ташу мәсьәләләре каралды.