Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Югары Лоҗи авылыннан КФХ башлыгы Илшат Хәбибуллин 50 башка исәпләнгән сыер фермасы төзергә кереште. Авыл эшкуары терлекчелек объектын «Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча алынган грант акчаларына төзи.
Фермер хуҗалыгында 145 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 74 баш савым сыер, 108 баш сарык.«Элек мин хокук саклау системасында эшләдем, ә 2011 елда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә ният кылдым. Эшләп була кебек, – диде, елмаеп, Илшат Хәбибуллин. – Сөт җитештерү җиңел түгел, әлбәттә, әмма табышлы бизнес. Базарда сөткә ихтыяҗ зур, шуңа күрә бу юнәлешне тагын да үстерәсем килә».