Татарстанда сөт сатып алу бәяләре мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре республика районнарында сөткә бәяләр үзгәрешен атна саен анализлыйлар. Бәяләр төшүгә бәйле рәвештә, бу елның 25 маенда ук инде эре сөт эшкәртү предприятиеләре вәкилләре һәм сөт трейдерлары катнашында киңәшмә узган иде. Очрашу нәтиҗәләре буенча җәйге чорда сөт сатып алу бәяләрен төшермәү турында килешүгә ирешелде. Моннан тыш, әзерләүчеләргә халыктан сөтне килограммын 18 сумнан да кимгә алмаска тәкъдим ителде.
Бу елның 27 июленә сөткә иң югары бәя Түбән Кама районында – 19 сум. Алексеевск районында – 18,71 сум, Балтач районында – 18,69 сум, Мамадыш районында – 18,65 сум, Әгерҗе районында – 18,17 сум.
Шул ук вакытта кайбер районнарда сөтне сатып алу бәясе 16 сумнан да кимрәк, болар арасында: Азнакай районы – 15,82 сум, Әлмәт районы – 15,74 сум, Бөгелмә районы – 15,50 сум, Минзәлә районы – 15,46 сум, Зеленодольск районы – 15,38 сум, Югары Ослан районы – 15,00 сум.