Татарстанда бал җыю дәвам итә. «Уңыш былтыргы кебек булыр дип уйлыйбыз, тискәре фаразларга сәбәп юк», – диде “Умартачылык идарәсе” ДБУ генераль директоры урынбасары Фәрит Вәлиуллин.
Бүгенге көндә республикада 253 меңләп умарта оясы исәпләнә. Һәр районда «контроль оялар» бар, аларда һәркөнне бал артымы үлчәнә. «Бал артымы көненә 3,5-4 кг тәшкил итә, кайбер районнарда бу күрсәткеч 6-9 кг-га җитә, – дип сөйләде Фәрит Вәлиуллин. – Хәзер юкә, карабодай чәчәк ата – бал җыю өчен бик уңай шартлар».