Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районыннан Нәмәевлар гаиләсе 10 баштан артык терлек асрыйлар

2017 елның 8 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Ерыклы авылында Рәмис һәм Әлфинур Нәмәевлар зур хуҗалык тоталар. Алар 7 баш эре мөгезле терлек, 5 бозау, ат, кош-корт тоталар.

«Без икебез дә “Сөләйманов А.И.” КФХсында эшлибез, шуңа күрә азык проблемасы юк – азыкны хуҗалыкта бүлеп бирәләр, үзебез әзерлибез», – дип сөйләде Әлфинур. Рәмис крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор булып эшли, ә Әлфинур төрле йомышлар үти. Казан дәүләт аграр университетының 2 нче курсын тәмамлаган уллары Ленар быел әтисе янына комбайнчы ярдәмчесе булып чыгачак.

«Кызыбыз Әлинә мәктәптә укый, җәйге каникул чорында лагерьда пешекче ярдәмчесе булып эшли башлады, – диде Әлфинур. – Без шулай ук яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Җәен, әлбәттә, буш вакытыбыз юк. Әмма бу мәшәкатьләрне без бернигә дә алыштырмыйбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International