Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм кырларда үсемлекләрне яклау чараларының башкарылуы турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләре буенча, республика кырларында 1,63 млн. га мәйдан чүп-чарга каршы эшкәртелгән, 530 мең га – корткычларга каршы, авыруларга каршы – 590 мең га.
Үсемлекләрне яфрактан тукландыру 1 млн. га мәйданда башкарылган.
Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, 30 июньгә республика буенча 50 мең тонна печән әзерләнгән, сенаж – 900 мең тонна, 310 мең тонна азык берәмлеге тупланган. Әлегә шартлыча бер баш хайванга 5 ц азык бер. туры килә. Аеруча уңышлы эшләүче районнар: Сарман районы (11 ц аз.бер.), Зәй районы (10,8 ц), Апас районы (8,8 ц). Арттарак бар торган районнар арасында: Арча, Балтач, Югар Ослан муниципаль районнары (3,8-4 ц аз.бер.).
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә азык әзерләү мәсьәләсенә җитдирәк карарга кушты.
Ул шулай ук Татарстанда 5-7 июльдә узачак “Бөтенроссия кыр көне” күргәзмәсе турында искә төшерде. Бу инновацион агротехнологик күргәзмә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) Лаеш районындагы тәҗрибә кырларында узачак.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бу мәйданчыктан республика аграрийларын укыту, тәҗрибә алмашу өчен, шулай ук җирле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен АПК өлкәсендәге иң заманча технологияләр белән таныштыру өчен актик файдаланырга тәкъдим итте. «Бу бик мөһим эш, - диде ул. – Әлеге мәйданчыктан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга, андагы яңа авыл хуҗалыгы техникасыһәм җайланмалары белән танышырга, үсемлекчелектәге һәм селекция эшендәге тәҗрибәне өйрәнергә кирәк. Бу әһәмиятле күргәзмәдә иң алдынгы тәҗрибәләр тәкъдим ителәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.