Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына куәтле тракторлар сатып алу программасында катнашуга республика хуҗалыкларыннан гаризалар килә башлады

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына куәтле тракторлар сатып алу программасында катнашуга республика хуҗалыкларыннан гаризалар килә башлады. Әлеге программа шушы көннәрдә расланачак. Аның буенча Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре «50/50» схемасы буенча Россиядә җитештерелгән һәм куәте 300 ат. көче һәм аннан да югарырак булган тракторлар сатып алырга мөмкин.

Аграрийларның чыгымнар өлешен каплауны субсидияләү өчен 2017 елда республика бюджетында 600 млн.сум акча каралган. Чыгымнарны каплау суммасы, өстәлгән бәяләрне (НДС) истә тотып, трактор бәясеннән 50% тәшкил итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International