Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Болгария делегациясе белән очрашу булды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Болгария делегациясе белән очрашу булды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Олег Земсков, ә Болгария Республикасы ягыннан: Болгария Республикасының Мәскәү шәһәрендәге Сәнәгать үзәге вәкилләре – директор урынбасары Генчев Цветозар, баш сәркатиб Бисер Стамболиев һәм компанияләр җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының торышы белән таныштырды. «Татарстан ил күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча алдынгы төбәкләр өчлегенә керә, – диде ул. – Без сөт җитештерү буенча беренче урында торабыз, бәрәңге җыю буенча – икенче урында һәм ит җитештерү буенча – дүртенче урында».

Болгария Республикасының Мәскәү шәһәрендәге Сәнәгать үзәге директоры урынбасары Генчев Цветозар үзләрен җылы каршылаган өчен рәхмәт белдерде һәм Болгария икътисадының торышы, перспективадагы мөһим үсеш юнәлешләре турында сөйләде.

Аннары яклар авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International