Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елда сыер абзарларын, бәрәңге саклагычларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең программаларны гамәлгә ашыруны тикшереп тору бүлеге башлыгы Азат Алиев, Татарстан Республикасы Төзелеш һәм архитектура министрлыгының максатчан программалар төзү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Алия Бухарина, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, республиканың авыл хуҗалыгы предпритиеләре җитәкчеләре катнашты.
Минстрның беренче урынбасары Николай Титов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә объектларда сыер абзарларын, бәрәңге саклагычларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын гамәлгә ашыру эшләрен тизләтергә кушты. Министрның беренче урынбасары Татарстан Республикасы Төзелеш идарәсенең дәүләт инспекцияләре (ТИДИ-ГИСУ) территориаль бүлекчәләре вәкилләре белән үзара хезмәттәшлек итүгә һәм эшләрнең барышы турында даими рәвештә хисап бирелүгә аерым игътибар итәргә кирәклеген искәртте.
«Бу елның 1 сентябренә кадәр объектларны ремонтлау һәм төзү төгәлләнергә тиеш», – дип ассызыклады Николай Титов.
Илдар Гафуров киңәшмәдә катнашучыларга әлеге программаларга да һәм шулай ук 2018 елда гамәлгә ашарыла торганнарына да үзгәрешләр кертелү турында әйтте. «Киләсе елдан объектларның смета хакын билгеләүнең дөреселегенә экспертиза – тикшерү уздырылачак», – дип хәбәр итте ул.
Киңәшмә азагында объектларда башкарыласы эшләргә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.