Татарстанда күпъеллык һәм кузаклы үләннәрне җыю дәвам итә. «Терлекчелектән табыш алуның нигезен югары сыйфатлы азык тәшкил итә, – ди Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. – Бүгенге көннәр терлек әзерләү өчен иң уңай вакыт, бер атнадан инде соң булырга мөмкин. Һәр үткән көн азыкның туклыклылыгын киметә, яшел үләннең үскәнен көтеп торудан мәгънә юк. Мәсәлән, люцернадагы каротин чәчәккә бөреләнгәндә 200 мг/кг чамасы, ә чәчәк атып бетергәндә – 100 мг/кг-нан да кимрәк».
Республика хуҗалыкларына уңышлы кышлау өчен кимендә 1,8 млн. тонна азык әзерләргә кирәк, ягъни шартлыча бер баш хайванга 30 центнер. Бүгенгә Татарстанда 2,5 мең тонна печән, 187 мең тонна сенаж әзерләнгән (узган ел бу күрсәткечләр – 182 мең тонна һәм 811 мең тонна иде).
Терлек азыгын әзерләү Әлки (20,4 мең т сенаж), Зәй (19,7 мең т), Азнакай (14,8 мең т) һәм Сарман (15,8 мең т) районнарында актив бара. Алардлан беркадәр калышып баралар: Әлмәт, Минзәлә районнары (һәркайсы1,4 меңәр тонна), Алабуга (1 мең т) һәм Тукай (0,4 мең т) районнары.
Яңгырларның еш булуы печән җыюны тоткарлый, шуңа күрә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре беренче чабымнан мөмкин кадәр кадәр күбрәк сенаж салып калдырырга тәкъдим итә, ә икенче чабымнан – печән. Сенаж салганда консервантлар куллану мәҗбүри, алардан башка әзерләнгән азыкның сыйфаты бик үк яхшы булмый. Моннан тыш, һәр авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе терлек азыгындагы протеинның, аксымның, шикәрнең күпме булуын белергә һәм хайваннар рационында аны исәпкә алырга тиеш.