Татарстан сөт җитештерү күләмнәрен арттыра

2017 елның 16 июне, җомга

Татарстанда 2017 елның 15 июненә тулаем 3817,4 тонна сөт савылган (узган елның шушы датасына карата 104%).

Республикада иң күп күләмдә сөт савучылардан Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы терлекчеләрен атарга кирәк. Узган тәүлектә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 222 тонна сөт сауганнар. Икенче урында – Балтач муниципаль районы (209,5 тонна), өченче урында – Әтнә муниципаль районы – (187 тонна), дүртенчедә – Актаныш муниципаль районы (177 тонна), бишенчедә – Арча муниципаль районы (171,3 тонна).

Бер сыердан иң күп уртача тәүлеклек савым Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында – 26,3 кг. Саба районында бу күрсәткеч – 21,7 кг, Кукмара районында – 21,3 кг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International