Авыл тематикасы буенча Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсына эшләр алу дәвам итә

2017 елның 10 июне, шимбә

Авыл тематикасы буенча «Минем җирем – Россия” Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсына эшләр алу дәвам итә. Конкурс “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты тарафыннан “Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте” ФДБУ белән берлектә уздырыла.

Конкурста катнашуга федераль, төбәк һәм шәһәр (район) журналллары, газеталары, интернет-басамалар, радио- һәм телекомпанияләр журналистлары, шулай ук фотокорреспондентлар һәм конкурс тематикасы буенча журналистлар әзерли торган югары уку йортлары вәкилләре чакырыла.

Гаризалар 2017 елның 31 августына кадәр agrosmi2017@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны конкурсның рәсми сайтында - http://konkurs.agromedia.ru - алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International