Татарстанның 15 районы күпьеллык үләннәр чабуга кереште. Болар: Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Буа, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Тәтеш һәм Чистай районнары. Бүгенгә республикада күпьеллык үләннәр 2,8 мең га мәйданда чаптырылган, шул исәптән сенаж өчен – 2 мең га.
Кайбыч районында, азык әзерләү техникасы һәм азыксаклагычлар 2017 елгы сезонга әзерлеккә смотр-конкурс узганнан соң, бүген эшкә керештеләр. Кырларга «Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖенең 3 нче филиалы механизаторлары чыкты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аграрийларны терлек азыгы әзерләүгә барлык көчләрен куярга өндәде һәм аларның авыр эшләрендә уңышлар теләде.