Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кырым Республикасы белгечләре стажировка уза

2017 елның 6 июне, сишәмбе

2016 елның октябрендә Кырым икътисады өчен идарәчел кадрлар әзерләү буенча Татарстан һәм Кырым республикалары уртак проектының икенче этабы башланган иде. Укулар В.Г. Тимирясов ис. Казан инновацион университетында оештырылды.

Бүгенге көндә югары уку йортында 50 кеше укый, болар – республика һәм муниципаль хакимиятнең төрле органнары белгечләре, шулай ук Кырым министрлыклары һәм ведомстволарының кадрлар резервына кертелгән гражданнар. Уку графигы буенча 2017 елның июнендә студентлар өчен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында практика узу каралган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да 5 кеше стажировка уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International