Татарстанда сөтчелек юнәлешендәге кече фермалар төзү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның кысаларында республиканың шәхси хуҗалык тотучылары терлекчелек биналарын төзүгә бәйле тоткан чыгымнарын каплау өчен субсидияләр ала алалар.Кимендә 8 сыер тоту өчен кече ферма төзүгә субсидиянең иң чик күләме 200 мең сум тәшкил итә, 5 сыер тоту өчен – 120 мең сум.
Бу юнәлештә Татарстан Республикасының Арча районы кешеләре аеруча активлык күрсәтәләр – бүгенге көнгә район хуҗалыклары 3000 мең сум субсидия алдылар. Зәй муниципаль районында бу күрсәткеч 1680 мең сум тәшкил итә, Алексеевскһәм Минзәлә районнарында – 1120 меңәр сум.