2017 елның 8 – 9 июнендә Мәскәүдә «Россия авылы-2017» Бөтенроссия форумы узачак. Аның кысаларында ВДНХның 75 нче павильонында ярминкә оештырыла – анда фермер хуҗалыкларыннан, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән китерелгән товарлар булачак, аларны татып карарга һәм сатып алырга мөмкин булачак.
Фермер ярминкәсенә килүчеләргә бал, чәй, ит, балык һәм сөт продукциясе, киек кош, кыргый җәнлек итләреннән затлы ризыклар, җиләк, кипкән җимешләр, икмәк-күмәч әйберләре һәм кондитер әйберләре тәкъдим ителәчәк. Оештыручылар сүзләренә караганда, шулай ук эксклюзив товарлар: каты сортлы (12 сорт) бодай оныннан өй рецептлары буенча әзерләнгән токмач, төрлечә ваклатылган ярмалар, борай икмәге һәм макарон әйберләре, авыл казылыгы, кәҗә сөте һәм өйдә әзерләнгән сырлар тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, ярминкәдә йорт-хуҗалык, бакча өчен кирәк-яраклар – инструментлар, орлыклар һәм ашламалар сатып алырга мөмкин булачак.