Марат Әхмәтов: Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе үз эшен 97 %ка үтәде

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Татарстанда чәчү кампаниясенең барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов, республикада чәчү кампаниясенең эше 97%ка үтәлде, дип хәбәр итте. 1,72 млн. га мәйдан чәчелгән. Шул исәптән бөртекле сабан культуралары – 1 млн. га шикәр чөгендере – 73 мең га.

Кукуруз чәчү дә ахырына якынлашып килә. 250 мең гектардан тагын 40 мең гачәчәчсе калган. Кукуруз өчен күп мәйдан Зеленодольск (чәчүлекләрнең 17%ы), Аксубай, Әлки (12шәр%), Кукмара, Саба һәм Мамадыш районнарында (11әр%) бүленгән.

«Туклыклы бөртек һәм силос алыйм дисәң, аны карау вакытларын истә тотарга кирәк, шул исәптән чүпкә каршы көрәшне, тамырдан һәм яфрактан тукландыруны да онытмаска киңәш ителә. Кукуруз шулай ук микроэлементларны, бигрәк тә цинк,бор һәм бакырны яхшы үзләштерә. Технологлар бу мизгелләрне истә тотсыннар иде», – дип мөрәҗәгать итте хуҗалыклар җитәкчеләренә.

Майлы культуралар – көнбагыш һәм рапс – чәчү дә актив бара. Бүгенгә 140 мең гакөнбагыш (96%) һәм 64 мең га рапс (69%) чәчелгән.

Атна азагына бәрәңге утырту һәм яшелчәләр чәчү төгәлләнәчәк, аларның беренчесе – 7,1 мең га һәм рапс 2,1 мең га мәйданда чәчелә.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, тулаем республикада чәчү уңышлы узган.Һава торышы да эшләү өчен уңайлы, дым да җитәрлек.

Көзге культуралар турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов аларның моңа кадәргә культураларга карата бик сизгер булулары турында әйтте. «Сидератлардан соң (ак горчица, Майлы шалкан, донник) – көзге культураларның торышы яхшы. Шуңа күрә үз кырларындагы аерманы күрер өчен һәр хуҗалыкның андый мәйданнары булырга тиеш. Без җәйге чорда бу мәсьәләгә берничә мәртәбә әйләнеп кайтабызәле», – дип өстәде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International