Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Кармыш авылында шәхси хуҗалыклардан һәркөнне 1 тоннадан артык сөт җыеп алалар. Терлекләрне җәйләүгә чыгаргач, бу күрсәткеч тагын да яхшырган.
Монда хезмәт сөючән кешеләр эшли, һәр гаиләнең үз хуҗалыгы бар. Әйтик, Рәйхан Гатиятов 5 сыер тота һәм һәркөнне 60 кг сөт тапшыра, Резидә Әхмәтҗанова хуҗалыгында – 10 сыер һәм ул 110 кг сөт тапшыра.
«Яшәүче бистәсендә дә күп сөт тапшыралар, – дип сөйләде сөт җыючы Фәния Әхмәтҗанова. – Сөтне җыеп бетергәч, аны Әлки районының сөт заводына озатабыз».