Республикада чәчү кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көнгә сабан культуралары 1039 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 58%тәшкил итә.
11 майга республиканың алдынгы механизаторлары арасында – Зәй районының “Зәй” АФ” ҖЧҖеннән Исхак Борһанов, ул чәчү башыннан 1726 га җир чәчкән («Класс Ксерион» тракторы, «Амазон ДМС» чәчү комплексы), Чистай районының “Яуширмә” ҖЧҖеннән Фәнис Хәмидуллин, 1750 га җир чәчкән («Челленджер», «Селфорд»), Бөгелмә районының “Подгорный” ҖЧҖеннән Валерий Фәйзуллин, 1657 га җир чәчкән («Джон-Дир», «Джон-Дир»), Тәтеш районының «Содружество» ҖЧҖеннән Сергей Авакумов, 1448 га җир чәчкән («Нью-Холланд», «Селфорд»), Актаныш районының “Актаныш” АФ” ҖЧҖеннән Ришат Рамазанов, 1346 га җир чәчкән («Аксион», «Амазоне ДМС») һәм башкалар.