Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында туфракны су һәм җил эрозиясеннән яклау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин «Татарстан Республикасы ның урмагчылар җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Харис Мусин белән очрашты. Очрашу Игенчеләр саренда узды.

Чарада шулай ук Дрезден техник университетының (Тарандт шәһәре, Германия) немец урман бүлекчәсе галимнәре катнашты.

«Татарстан Республикасының урманчылар җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Харис Мусин –Татарстанда ике фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыруның инициаторы булды, болар: «Татарстан Республикасында «LesPlan» урман плантацияләрен булдыру һәм алардан файдалану» һәм «Гади имән һәм вак яфраклы юкә агачларының катнаш үсентеләрен оптимизацияләү «OMSK». Моннан тыш, урман мелиорациясе, чәчүлекләрнең продуктивлыгын арттыру, агачларның яңа сортларын чыгару мәсьәләләре буенча немец галимнәре белән бергәләп эш алып барыла.

Очрашу барышында туфракны су һәм җил эрозиясеннән саклау, шул максаттан урман үсентеләре утырту өчен җирләр бүлеп бирү, урман питомниклары төзү һәм шуларга кагылышлы башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International