Марат Әхмәтов чәчү барышы турында сөйләде

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында язгы кыр эшләренең барышы турында брифинг узды. Анда спикер булып Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

«Чәчү кампаниясен уңышлы уздыру өчен ресурслар белән тәэмин итү буенча да, шулай ук эшләрне оештыру ягыннан да җитди әзерлек чаралары күрелде. Быелгы чәчү мәйданы 2,9 млн. га тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдә, шул исәптән 1,8 млн. га – язгы чәчү мәйданы, шуннан бөртекле сабан культуралары - 1,0 млн.га» - диде Марат Әхмәтов.

Узган елгы видеоконференциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2017 ел уңышына карата бурыч куелган иде: бер гектарга 65 кг исәбеннән минераль ашлама кертергә. Бүгенгә Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан ашлама бер гектарга 67 кг итеп тупланган (2016 елда- 40,9 кг иде). Яфрактан ашлауны да исәптә тотканда, бу күрсәткеч гектарына 70 кг-га җитә. Иң күп минераль ашлама туплаучы районнар: Зәй (гектарга 127,3 кг) һәм Сарман (гектарга 109,0 кг) муниципаль районнары.

Тәтеш, Тукай, Әтнә районнары гектарга 80 кг-нан артыграк ашлама туплаганнар. Зеленодольск, Чирмешән,Әгерҗе, Кама Тамагы, Югары Ослан һәм Яңа Чишмә районнары бу эштә артык көч куймыйлар. Аларда минераль ашламалар белән тәэмин ителеш гектарга 50 кг-нан да кимрәк.

Марат Әхмәтов болай дип сөйләде: «Быел кыр эшләренә соңлабрак чыктык, әмма узган елгы темпларны куып тоттык диярлек. Язгы кампания үзенең «экваторына» җитте инде. 900 мең га сабан культуралары чәчелде, бу планнан 51% тәшкил итә. Зәй һәм Сарман районнары алда бара. Аларның беренчесендә 89 һәм икенчесендә 74 процент чәчелгән».

Авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторлар эшкә яхшы әзерләнгән. Бүген кырларда 6 меңнән артык чәчү техникасы, 11 мең трактор, 625кә якын чәчү комплексы эшли, мондый техника куәте тәүлеккә 100 мең гектардан артык җир эшләрен башкарырга мөмкинлек бирә.

Хуҗалыкларны ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин итү мәсьәләсе дә уңай хәл ителде. Ул килограммы 33,5 сумнан бирелә, ә аның бүгенге базар бәясе – 37 сум.

"Гомумән алганда, чәчү кампаниясе оешкан төстә бара. Игенчеләр алдында чәчүне 20 майга төгәлләргә дигән бурыч куелган",- дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Министр ташламалы кредитлау мәсьәләләренә дә тукталды. «Быел Россия Хөкүмәте тарафыннан заем акчаларын бүлүнең яңа схемасы кертелде. Бүгенге көнгә республика хуҗалыкларына 7,0 млрд. сумга якын 109 кредит бирелде. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан турыдан-туры банкларга җибәрелә торган бюджет акчалары лимиты җитәрлек булмау аркасында процесс әлегә туктатылды. Хәзер өстәмә акчалар бүлеп бирү турындагы мәсьәлә Хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителә», - диде министр.

Брифинг азагында Марат Әхмәтов журналистлар сорауларына җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International